"Адымнар" татар мәдәнияте клубының "Минем гаиләм" онлайн-проекты. Рәйсә Шушарина
- 06 июля 2022
"Адымнар" татар мәдәнияте клубы, Зәебезнең 370 еллыгына багышланган "Минем гаиләм" онлайн-проектын тәкъдим итә. Әлеге проект Гаилә көненә багышланган. Проект геройлары- "Адымнар" татар мәдәнияте клубының үзешчән җырчысы Рәйсә Рәис кызы Шушарина гаиләсе.
Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына, “Гаилә – бәхет ачкычы”, — дип әйтмәгән бит халкыбыз. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Динебез дә гаилә мәсьәләсен һәрчак күз уңында тоткан. Милләтебезнең киләчәге дә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә. Рухи һәм әхлакый яңарышның бетмәс – төкәнмәс чыганагы гаиләнең нәкъ менә тирәнгә киткән тамырларында, традицияләрендә. Шуңа күрә гаиләгә һәрвакыт зур игътибар бирелә. 8 нче июль гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Гаилә… 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята.
Гаилә - ул үзенең бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкәтьләре, шатлык-көенечләре белән хатын-кызлардан да, ир-тлардан да тирән акыл, сабырлык таләп итә. Шушы сынауларны горур үткәннәр генә үзләрен бәхетле итеп тоядыр.
Рәйсә Рәис кызы Үзбәкстанда туа. Аңа 7 яшь булганда, әти- әнисе , үзләренең туган җире - Сарман районына күченеп кайта. Рәйсә биредә мәктәпкә укырга керә, "4","5" ле билгеләренә урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт мәдәният йортында эшләп ала. Үзенең туган теленә, мәдәниятенә битараф булмаган кыз Яр Чаллы дәүләт педагогика институтына укырга керә . Авылга кайтып йөргәндә, булачак ире - Диманы очрата. Дмитрий Әлмәт шәһәреннән. Нефтьче булып эшли. Гаилә корып, матур итеп яшәп яталар алар бүгенге көндә. Ике кыз һәм бер малай үстерәләр. Олы кызлары Динә бүгенге көндә Әлмәттә белем ала, аның яраткан шөгыле - кометология, икенче кызлары Лена тугызынчы сыйныфны, ә кече уллары Максим беренче сыйныфны тәмамлады. Лена белән Максим спортны үз иткәннәр. Алар икесе дә йөзү белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә призлы урыннар яулыйлар. Балаларның спорт белән дус булуында, әниләренең роле әйтеп бетергесез. Чөнки, Рәйсә Рәисовна кыш көне чаңгыда шуа, җәй көне исә, җиңел атлетика белән шөгыльләнә.
Гомумән, " Тату гаилә" балалар бакчасы укытучысы Рәйсә Рәисовна һәм тормыш иптәше Дмитрий актив тормыш рәвеше алып баралар. Рәйсә "Адымнар " татар мәдәнияте клубына йөрергә дә, "Ак калфак" хатын-кызлар" берләшмәсендә катнашырга да вакыт таба. Гаиләдә бер- береңне аңлап яшәгәч, барсына да өлгерәм. Мин бәхетле хатын, бәхетле әни-, ди Рәйсә Рәис кызы Шушарина.
Чыннан да гаиләдә тынычлык, бер-береңне аңлау, ярату булса, гаилә учагы җылы була.
Сәламәт, бәхетле яшәгез! Гаилә көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!