Дуслар җыелган җирдә
- 29 апреля 2026
Шәһәребезнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы үзенең еллык отчет концертын шушы исем астында уздырды.
«Адымнар» ансамбленең хисап концерты зур уңыш белән узды. Җырчылар бер еллык иҗади эшчәнлекләренә йомгак ясап, тамашачыларга төрле жанрдагы концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Ансамбль башкаруындагы “Очрашу”, “Тугай”, “Бас әле”, “Җырлыйк әле”, “Җиңү көне” җырлары көчле алкышларга күмелде. Бу кичә концерт кына түгел, ә татар милләтенең рухи байлыгын, калада яшәүчеләрнең иҗади сәләтләрен чагылдыручы матур бер вакыйгага әверелде. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, күңелгә үтеп керә торган моңнар һәм артистларның чыгышлары тамашачыларга онытылмас тәэсирләр калдырды.
“Адымнар”ның талантлы артистлары — үзешчәннәр бу кичәгә җаваплы әзерләнгәннәр. Аларның һәрбер чыгышы, һәрбер хәрәкәте залның алкышлары белән каршы алынды.
Ансамбль җырчылары Тәслимә Миникаева, Рәйсә Шушарина, Гөлшат Әгъзәмова, Гөлшат Хуҗакулова, Гөлнара Фазлыева, Кадрия Сөнгатуллина, Рәфисә Гатиятуллина, Венера Васильева, Рәмилә Әсәдуллина, Дилә Акатьева, Оксана Артюхова, Дмитрий Иванов, Фанур Миникаев чын осталыкларын күрсәттеләр. Аерым җырчылар- Тәслимә һәм Фанур Миникаевлар, Рәйсә Шушарина, Гөлнара Фазлыева, Дмитрий Иванов чыгышлары тамашачы күңеленә сары май булып ятты. Алар җырчыларга кушылып җырлады, биеде. Театраләштерелгән тамашада артистларыбыз Әлфия Әхмәдиева, Нурфия Хөснетдинова, Фәридә Гыйльманова профессиональ артистлардан ким уйнамады. Нәфис сүз осталары Фәния Әгъзәмова, Нәкыя Дәүләтшина әниләребезгә, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланган шигырьләрен сөйләгәндә залда утыручы тамашачыларыбызның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Чарада яңа җырлар, бигрәк тә халык җырлары яңгырады. Ансамбль әгъзалары ел дәвамында өйрәнгән осталыкларын күрсәтте. Чыгышлар яңа, бизәкле милли киемнәр белән үрелеп барды.
Бу концерт — «Адымнар» ансамбле талантларны үстерүдә һәм милли мәдәниятне пропагандалауда зур эш башкаруын күрсәтте. Концертны оештыруда “Энергетик” мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире, “Адымнар” клубының иң актив артисты Тәслимә Миникаеваның өлеше бихисап. Ул артистларны костюмнар белән генә тәэмин итеп калмады, ә концертны оештыруда үзенең бөтен көчен куеп эшләде,- ди “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фанур Миникаев.










