Проект "Виртуальный музей"
- 02 февраля 2022
"Адымнар " татар мәдәнияте клубы "Виртуаль музей " проектын дәвам итә. Бүгенге проектыбыз герое - Тәслимә Гәрәева.
Тәслимә Әхмәтхан кызы - районыбызның Аксар авылыннан. Гомерен сәүдә хезмәтенә багышлаган булса да, мәдәният өлкәсе аның өчен күңел, йөрәк кушуы, матурлык өлкәсе. Бу өлкәдә дә күпкырлы хезмәт куя ул. Гомумән, мәдәният казанында кайнавына да 40 елдан артык вакыт узып киткән.
Мәдәният хезмәткәрләре белән,бөтен Россияне аркылыга-буйга гизеп чыкканнар. Самара, Түбән Новгород, Оренбург, Алтай, Казан Сабантуе сәхнәләрендә чыгыш ясый ул. Бүген Тәслимә Гәрәева "Энергетик" мәдәният сарае хезмәткәре.
31.01.2022.