Муниципальное бюджетное учреждение «Дворец Культуры «Энергетик» Заинского муниципального района Республики Татарстан

г. Заинск
+7 (85558) 2-85-15
+7 (85558) 2-86-40

"Адымнар" татар мәдәнияте клубы командасы - “Аулак өй - баттл” җиңүчеләре

Зәй муниципаль районының " Адымнар" татар мәдәнияте клубы командасы - “Аулак өй - баттл” җиңүчеләре.

Мамадыш шәһәрендә республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Аның җиңүчеләре республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукына ия.

Чараның максаты - татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, йолаларга ихтирам, җырлы-биюле уеннар аша әдәбиятка хөрмәт тәрбияләү. Барлык катнашкан командалар классик әдәбияттан бирелгән шигырьләрнең исемнәрен һәм авторларын белергә, тиз арада такмаклар язып җырларга тиеш иде. Шунда ук йөзек салыш уены оештырылды.

Без "Адымнар" командасы Болгар һәм Туймазы шәһәрләрендә узачак турларга чакыру алдык.
Әдәби бәйге халык җырлары, гармун моңнары белән үрелеп барды.
"Аулак өй - баттл” бәйгесен Зәйнең "Адымнар" командасы ачып җибәрде. Әдәби мәйданда көрәш бик кызу барды.

Әлеге очрашу шигърият, әдәбият сөючеләрнең күңелендә җылы тәэсир калдырды. Бәйгегә команданы " Адымнар" татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фанур Галимьянович Миникаев, мәгариф идарәсе методисты Халидә Шакировна Харисова әзерләде. Бәйгедә катнашкан Тәслимә Гәрәева, Гөлшат Әгьзәмова, Рәйсә Шушарина, Гөлнар Хөснетдинова, Илсөяр Шәяхмәтова, Венера Алексеева, Рәфисә Сәетовна, Гөлнара Шиһабетдинова, Ләйсән Садыкова, Илзирә Әхмәтвәлиева, Фанур Миникаев үзләренең көчле, әзерлекле, күпкырлы талантлы булуларын күрсәттеләр.

“Аулак өй - баттл” проекты катнашучылары Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, проект җитәкчесе, Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы Сәрия Закирова, жюри рәисе Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Солтан имзалаган диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
18.05.2022.
Мамадыш шәһәре

 

Новости Дворца

‎Лидия Нестягина и Анна Бахусова удостоены высоких наград в Казани ‎19 октября 2026

‎19 октября в Казани состоялся Республиканский съезд директоров и специалистов культурно-досуговых учреждений Республики Татарстан.


Подробнее...
‎Воспитанники Натальи Яковлевой завоевали награды на международном фестивале19 октября 2026

‎Воспитанники хореографических коллективов Дворца культуры «Энергетик» достойно представили Заинск на международном многожанровом фестивале «Новый сезон», который прошел в Альметьевске.


Подробнее...
Команда Заинского района стала лучшей на зональном этапе фестиваля «Безнең заман — Наше время»19 октября 2026

Команда Исполнительного комитета Заинского муниципального района успешно выступила на зональном этапе XIV республиканского телевизионного фестиваля творчества работающей молодёжи «Безнең заман — Наше время», который прошёл в Набережных Челнах.


Подробнее...
Справочная информация и покупка билетов:
+7 (85558) 2-86-40
DK-Zainsk.Ru © 2019. Все права защищены!
Любое копирование с сайта незаконно!
Разработка сайта: Sistematik.Ru