Муниципальное бюджетное учреждение «Дворец Культуры «Энергетик» Заинского муниципального района Республики Татарстан

г. Заинск
+7 (85558) 2-85-15
+7 (85558) 2-86-40

Неделя родного языка в детском саду

Зәй балалар бакчасында туган тел атналыгы бара. Бүген – 16 февральдә Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында “Туган телем – анам теле” дигән бәйрәм узды. Алып баручы Гөлфия Тимофеева кичәне туган тел шигыре белән башлап җибәрде.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары – “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы. Аның җитәкчесе – Фәннур Миннекәев. Клуб әгъзалары Тәслимә Гәрәева, Гөлшат Әгъзамова, Рәйсә Шушарина, Рания Уразайкина, Гөлсем Мирзыянова һәм Фәния Әгъзамова сәхнәгә күз явын алырлык матур татар костюмнарыннан чыкты. Иҗат төркеме балалар һәм педагоглар алдында чыгыш ясап, татар халык җырларын башкарды. Ветеран педагог Фәния Әгъзамова Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде.

“Сәләтле бала” региональ конкурсы җиңүчесе Динара Кәримова “Әбием” җырын җырлады. “Муса Җәлил укулары” V халыкара конкурсы җиңүчесе Арина Токранова Муса Җәлилнең “Кызыма” шигырен рус, татар һәм инглиз телләрендә башкарды. Зурлар төркеменнән Алмаз Гатин һәм Сергей Спиридонов Муса Җәлил язган “Акбай” шигырен сөйләде. Татар халкының яраткан “Капкалы” уены бәйрәмгә җылылык өстәде.

Татар теленә багышланган бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмаланды.
- Без бакча коллективы барлык балалар һәм әти-әниләр исеменнән “Адымнар” клубына зур рәхмәт белдерәбез. Мондый эчтәлекле чараларның балаларга милли тәрбия бирүдә әһәмияте бик зур. Артистларның чыгышын балалар тын да алмый тыңлады, һәр җырдан соң аларны көчле алкышларга күмде. Татар костюмының матурлыгына, татар җырларының дәртле һәм бик матур булуына сокланды, - ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина мәдәният хезмәткәрләренең һәм педагогларның уртак эшенә зур бәя биреп.

“Адымнар” татар мәдәнияте клубына йөрүче егет-кызлар “Алтынчәч” балалар бакчасы коллективына олы рәхмәтләрен җиткерә. Алга таба да клуб белән балалар бакчасы арасындагы иҗат дуслыгы дәвамлы булуын теләп кала.

Новости Дворца

ДК «Энергетик» организовал для юных заинцев игровую программу22 августа 2026

Отдел досуга Дворца культуры «Энергетик» провёл для воспитанников детского сада «Василёк» летнюю игровую программу «Хорошо живём в России», посвящённую Дню Государственного флага Российской Федерации.


Подробнее...
ДК «Энергетик» объявляет набор в вокальные ансамбли19 августа 2026

Дворец культуры «Энергетик» приглашает всех желающих в вокальные коллективы под руководством Заслуженного работника культуры Республики Татарстан Альфии Халисовны Валиуллиной.


Подробнее...
Заместитель директора ДК «Энергетик» награждена благодарственным письмом за вклад в развитие спорта15 августа 2026

В рамках празднования Дня физкультурника, который прошёл в Заинске, состоялась церемония награждения работников, внёсших значительный вклад в развитие физической культуры и спорта в районе.


Подробнее...
Справочная информация и покупка билетов:
+7 (85558) 2-86-40
DK-Zainsk.Ru © 2019. Все права защищены!
Любое копирование с сайта незаконно!
Разработка сайта: Sistematik.Ru