Муниципальное бюджетное учреждение «Дворец Культуры «Энергетик» Заинского муниципального района Республики Татарстан

г. Заинск
+7 (85558) 2-85-15
+7 (85558) 2-86-40

«Адымнар» ансамбле үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итте!

24 нче апрель көнне "Энергетик" Мәдәният сарае "Адымнар" татар мәдәнияте клубының юбилей концерты гөрләп узды. Концертта җыр, бию, театр сәнгатенә зур урын бирелгән иде.

Илебездә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, күп номерлар ватанпәрвәрлек рухында сугарылган.
Тамашачылар өр-яңа җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары белән танышып, рәхәтләнеп ял итте, рухи көч туплады. Йомгаклау концертында 24 номер тәкъдим ителде.
Концерт сәләтле үзешчәннәрнең номерлары белән генә чикләнеп калмады, ә хөрмәтле бию коллективлары чыгышлары белән баетылды.

"Адымнар" клубы ансамбле үзенең 10 яшьлек юбилеен каршы алса, клубның җитәкчесе Фанур Миникаевка 55 яшь! "Адымнар" татар мәдәнияте клубы һәр елны үзенең отчет концертын апрель аенда уздыра. Ул, әлбәттә, юкка гына түгел. Апрель ае - Тукай ае. Туган телебез-татар теле ае.
Алга таба да әлеге коллективка зур уңышлар теләп калабыз.

Новости Дворца

В Заинске прошла военно-патриотическая игра «Хочу Родине служить»08 декабря 2025

ДК «Энергетик» пригласил младших школьников на познавательное мероприятие.


Подробнее...
День добровольца отметили в Заинске красивым торжеством08 декабря 2025

В детской музыкальной школе состоялось торжественное мероприятие, посвящённое Международному дню добровольца.


Подробнее...
Коллективы ДК «Энергетик» выступили на открытии декады людей с ОВЗ03 декабря 2025

Торжественное мероприятие прошло в ЦСОН «Радость»


Подробнее...
Справочная информация и покупка билетов:
+7 (85558) 2-86-40
DK-Zainsk.Ru © 2019. Все права защищены!
Любое копирование с сайта незаконно!
Разработка сайта: Sistematik.Ru