Ике җиңү: «Адымнар» ансамбле һәм Миникаевлар дуэты — конкурста җиңүчеләр!
- 27 мая 2025
"Энергетик"Мәдәният сараеның "Адымнар" татар мәдәнияте клубы ансамбле композитор Ринат Гобәйдуллинга багышланган VIII төбәкара "Сердәш" конкурсының Гала-концертында чыгыш ясап, I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар
Бәйгедә шулай ук Тәслимә Һәм Фанур Миникаевларның Гаилә дуэты I дәрәҗә лауреат исемен алды
Татарстанның халык артисты Равил Галиев "Адымнар" клубы ансамбленә югары бәя биреп: - Сез, һичшиксез, Республикакүләм бәйгеләрнең, мәдәни чараларның йөзек кашы булырдай ансамбле, диде ул




