Виталий Агаповка — 65 яшь!
- 10 июня 2025
4 июнь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины Виталий Агаповның 65 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм концерты узды.
Юбилей кичәсе артист иҗатын яратучылар өчен чын бүләк булды. Виталий Агапов төрле елларда иҗат ителгән җырларын башкарды, һәм һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары белән каршы алынды.
Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән концерт сәхнәдә танылган артистларны һәм иҗади коллективларны берләштерде. Тамашачылар «Карендәшләр» ансамбле, шулай ук күп еллар буе Виталий Агапов җитәкләгән «Моңлы Чаллы» җыр театры музыкантлары һәм солистлары чыгышларын күрде.
Залда рәхмәтле тамашачылар җыелган иде, ә атмосфера җылы һәм ихлас булды. Бу кич — Виталий Агапов рухындагыча: нурлы, моңлы һәм йөрәкләргә үтеп керерлек итеп үтте




